Паспорт тапшыру "Ватанны саклаучылар көне" алдыннан

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды. ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана һәм Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Азнакай районында идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова кунакларны паспорт тарихы белән таныштырдылар.

Бу чара "Ватанны саклаучылар көне" алдындан булып узды, шуңа күрә тик Азнакай районның егетләре генә монда чакырылды. Бәйрәм белән җылы котлаулар яңгырады һәм бүләкләр тапшырылды. Мондый истәлекле көн, яшь Россия гражданнарының күңелендә гомерлеккә сакланыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International