ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә 90  яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан  Нурлатта яшәүче өч юбилярны якыннары, балалары, белән бергә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да котлады. Ул юбилярларга район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын ирештерде Һәм бүләген тапшырды. Ә юбилярлар туган көннәре белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен дә җиткерделәр.

    Озын гомерле райондашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район башлыгы Рустәм Кәлимуллин килде. Ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Баулы ГХАТ  бүлегендә  районның 13  яшь егет һәм кызына  тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Баулы районы Мактаулы гражданины Мөхтәр Афзал улы Афзалов яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде.   Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ  бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, миграциия бүлеге өлкән инспекторы И.М.Исмагилова котладылар.

Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 12 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.

Бу атнада иң популяр исемнәр Марк, София, Артем, Кира, Данил, Милана, Ева, Артур, Самир; иң сирәк исемнәр: Закарий, Максимильян, Юсуф, Ксения, Раян, Елисей, Халима, Давлата.

15-21 февральда 8 баланың  атасын яздыру һәм 29 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

27 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә  Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы узды. Семинар эшендә район җитәкчелеге, Башкарма комитетның бүлек мөдирләре,  оешма-предприятие вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр, укучылар, укытучылар катнашты.


26
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Гаилә башлыгы Дмитрий “Хузангай”җәмгыятендә йортүче булып эшли. Ә яшь әни Вера медеөина көллияте студенты. Аларның 2015 елда туган кызлары Каролинаның берьюлы ике сеңелесе былды. Кызчыкларга Арина һәм Дарина дип исем кушканнар. “Кызларыбыз бик матурлар. Үзебез дә, дәү әни-дәү әтиләре дә аларга бик сөенәбез. Мәшәкате дә куркытмый, исән-сау үссенәр генә кызларыбыз-йолдызларыбыз”,-ди бәхетле эти Дмитрий.  

2017 елның 26 февралендә Балтач авылында яшәп ятучы Зияфатова Халидә Хәсәнҗан кызын Кама Тамагы муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыров һәм Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мухаммадуллин 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

     Халидә Хәсәнҗан кызына Россия Президенты В.В.Путинның котлау телеграммасын һәм Кама Тамагы муниципаль районы исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алмаз Альбертович үзе һәм район башлыгы Павел Лоханов исеменнән Халидә ханымга яхшы, күтәренке кәеф һәм бары тик изге теләкләр генә теләде.


25
февраль, 2017 ел
шимбә

       Иштирәк  авылында яшәүче  тыл  ветераны Илдарханова Фатыйма Илдархан кызына  95 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Вәсил Хаҗиев  котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде.  ГХАТ бүлеге юбиләргә иң җылы    котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International