Бүген 27 февраль көнне Биектау авылында яшәүче Анна Ивановна Жемкова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

    Озын гомерле райондашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район башлыгы Рустәм Кәлимуллин килде. Ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Анна Иван кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны. Бөек Ватан сугышы елларында ул тимер юлда эшләгән.

Ире - өч  Дан Ордены кавалеры - Иван Степан улы белән бергә 50 елга якын иңгә-иң куеп яшәгәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International