Мөслим районы ГХАТ бүлегендә бәйрәм никахлары

2017 елның 25 феврале, шимбә

       Бәйрәм көннәрендә 2017 елның 25 февралендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә искиткеч парлар - Алмаз һәм Зәлия Ибраһимовлар, Ринат һәм Ләйсән Рыскуловлар, Рамил һәм Эльвира Хәйруллиннар  үз гаиләләрен корды. Яшь парларга беренче гаилә документлары - өйләнешү турында таныклыклар тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.М. Шакирова барлык катнашучыларны бәйрәмнәр белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International