Туксан яшь тулды

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Шәһәрдә яшәүче тыл ветераны Елена Курылевага шушы көннәрдә туксан яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Өч бала тәрбияләп үстергән Елена Владимировнага саулык, җан тынычлыгы, имин тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International