Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә Май чабу бәйрәме

2017 елның 25 феврале, шимбә

     Май чабу бәйрәме халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. 2017 елда Май чабу бәйрәме 20нчы февральдан 26нчы февральгә кадәр туры килде. Май чабу вакытында туй тантанасын үткәрү бик әйбәт билге булып тора. Ул мәхәббәтне, тыныч һәм бәхетле гаилә тормышын аңлата.

     Түбән Кама муниципаль районының  ГХАТ Идарәсендә бәйрәм көннәрендә 28 пар үз гаиләләрен законлы рәвештә теркәгән, 25 февраль көнне  -  21 пар гаилә төзегән.

     Түбән Кама шәһәренең Никахлашу Сарае бәйрәм рухында үзенең кунакларын кабул итте. Фойе матур итеп бизәлгән, анда хәтта бәйрәм символы –Май чабу карачкысы да бар иде. Бәйрәм өстәлендә кунаклар өчен төрле күчтәнәчләр, гаилә бәхете учагы – 35 литрлы самавыр да куелган иде.

      ГХАТ Идарәсе белгечләре һәрбер парны коймаклар белән каршы алдылар. Яшьләргә шулай ук  үзләренә дә беренче гаилә коймагын пешерергә дә мөмкинлек бирделәр.

      Гаилә символы булып саналган, үрдәкләр эчендә теләкләр язылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International