Хөрмәтле татарстанлылар!

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Сезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән!

23 февральдә без Ватанга хезмәт иткән һәм итә торган барлык кешеләрне, илнең һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен ышанычлы яклаучыларны, Россиянең нәтиҗәле үсешен тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез. Россия хәрбиләренең батырлыгын чагылдырган бу бәйрәм безнең җәмгыятьне, барлык буынны берләштерә. Без Ватан тарихының каһарманлы битләре белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның батырлыгы турында истәлекләрне саклыйбыз. Үз тормышын Ватанга хезмәт күрсәтүгә багышлаган көчле рухлы кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Бәйрәм белән Сезне, кадерле ветераннар, Ватанны саклаучылар! Чын күңелдән иң җылы теләкләрне кабул итегез, нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге Сезгә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International