Үткән җомга көнне Болгар шәһәрендә егерменче тапкыр Хәйрия марафоны үткәрелде, быел аны оештыручылар “Йөрәктән – йөрәккә” дип атадылар. Ул безнең киләчәгебез – балаларга багышланды.
Ел саен Хәйрия марафоны тормышта кыен хәлдә калучыларга ярдәм итәргә теләгән, битараф булмаган, изге җанлы кешеләрне җыя. Бу юлы да чара үткәрелә торган балалар сәнгать мәктәбенең тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәйрия счетына акчалар инде марафон башланганчы ук килә башлады, аны үткәргән көнне дә күпләр мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән акча тапшырдылар.
Марафон башланганда залда җыелган халыкны район башлыгы Камил Нугаев, ТР Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Территориаль идарә җитәкчесе Гөлнара Сергеева сәламләде.
– Без Хәйрия марафоны үткәрү традициясен ил өчен бик катлаулы елларда башлап җибәрдек, – диде Камил Нугаев. – Бу эшкә шактый хәлле яшәүчеләр дә, зур керемнәре булмаган, әмма чын күңелдән ярдәм итәргә теләгән кешеләр дә өлеш кертте. Җыелган акчаны дарулар, мәктәп кирәк-яраклары алуга, торакка ремонт ясау һәм башка социаль ихтыяҗларга тоттык. Кеше хәленә керә белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган кешеләргә чын күңелдән рәхмәт....
– Республикада хәзер Хәйрия эшенең төрле формалары бар, – дип дәвам итте Гөлнара Сергеева. – Бу акчалата, азык-төлек, кием-салым белән ярдәм итү генә түгел, концертлар, күргәзмәләр, башка чаралар оештыру да. Шулай да аның максаты бер – мохтаҗларга ярдәм итү. Хәйрия эшендә республикабыз Президентыннан башлап, һәр кеше катнаша һәм һәрберебез бу тормышны аз гына булса да яктырак, иминрәк, шәфкатьлерәк итәргә тырыша.
Аннары “Хәйрияче-2016” дипломнары һәм кубокларын тапшыру тантанасы башланып китте. Быел бу бүләкләр ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка, “Спас оптторг” ПБ идарәсе рәисе Марина Андрияновага, шәхси эшмәкәр Владимир Монаховка, Балалар иҗат йортының Зөлфия Тихонова җитәкчелек иткән “Лидер” волонтерлар берләшмәсенә тапшырылды. Тамашачылар аларны кайнар алкышлары белән котладылар.
Марафон барышында онкология диагнозы куелган балалар тәрбияләүче гаиләләр турында ишетүе авыр булды (безнең районда шундый ике гаилә бар). “Спас оптторг” ПБ һәм 2нче урта мәктәп коллективлары бу балаларны дәвалау өчен акча җыйган, ә оешма җитәкчеләре Марина Андриянова белән Людмила Борюшкина акчаны бу гаиләләргә тапшырдылар.
Антоновкада яшәүче Нина Ильичевага бу көнне инвалид баласына реабилитация үткәрү өчен кирәкле җиһаз бүләк иттеләр.
Авыру малай Дима Жуков та бу көнне беркемне битараф калдырмады. Диагнозына карамыйча, ул “Родничок” балалар бакчасында үткән барлык чараларда актив катнаша, яшьтәшләре белән аралаша, күптән түгел Ренат Шәрипов җитәкчелегендәге армия кул көрәше секциясенә йөри башлаган. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында ул әнисе белән бергә сәхнәгә күтәрелеп, бүләк алды.
Сергей Лихачев белән Наталья Рыбалкиналарның опекун гаиләсе дә бу көнне игътибар үзәгендә булды. Алар инде иңгә-иң куеп 29 ел бергә яшиләр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Үз балалары үсеп җиткәч, тагын биш баланы тәрбиягә алырга булганнар. Бу гаилә балалары башкаруындагы татар биюен залда утырган халык бик җылы кабул итте.
“Лидер” волонтерлар җәмгыятенә дә бу көнне рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Районда социаль әһәмияткә ия булган чараларның берсе дә алар катнашуыннан башка узмый. Алар Бөек Ватан сугышы, педагогия хезмәте ветераннарына ярдәм итәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, башка эшләр башкаралар. Җәмәгать эше алып барулары һәм актив тормыш позициясе өчен аларга истәлек бүләге тапшырылды.
Нәҗибә Гайнуллина белән Камилла Вафина чыгышлары, шулай ук “Веселые нотки” һәм “Волжские зори” ансамбльләре, “Булгарочка” бию коллективы башкаруындагы концерт номерлары тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Марафонга йомгак ясаганда, алып баручылар тантана барышында барлыгы 397 мең сум акча җыелуы турында әйттеләр. Бу әле соңгы сан түгел, чөнки район хәйрия счеты әлегә кадәр ачык һәм теләге булган һәр кеше бу изге эшкә үзеннән өлеш кертә ала.
Мондый игелекле традиция киләчәктә дә дәвам итәр дип, ышаныч белән әйтергә була.