ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм мәдәният  йорты үзешчән  сәнгать  осталары, матур дата  булган  2017 елның  17 нче  июленә гариза бирүче  Крайновларның  яшь парына матур, күңелле туй бүләк иттеләр.   Анастасия һәм Данил  хөрмәтенә рус  халык җырлары яңгырады. Борынгы йола  буенча уеннар уйнатылды.Бәйрәм ахырында теләсә кем чәй, рус коймагы һәм бәлешләр белән сыйлана алды.

 

Римма Миңнуллина Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү органнары идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Моның турында бүген шәһәр мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр итте.

2017 елның 17 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1600 нче бала туу турында акт язуы төзелде.


16
июль, 2017 ел
якшәмбе

Сугыш елларында Миронова Ольга Павел кызы колхозда сыер савучы булып эшли. Язмышы гади булмады, хәер, ул елларда күп кешенеке шикелле. Бер абыйсы сугышта калды, икенчесе - авыр авырудан вафат булды. Ире белән җиде бала тәрбияләп устерделәр. Ире гомере буе колхозда бригадир булып эшли, әмма менә 17 ел инде аны вафат булуына. Зур кызганычка каршы, олы кызлары да бөтен гаиләсе белән куркыныч юл һәлакәтендә вафат булды. Бүген янәшәсендә Ольга Павловной аның балалары, оныклары һәм туганнары. Гаилә бик зур: 6 баласы, 12 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

2017 елның 16 июль конне Балтач муниципаль районында милли бәйрәмебез- Сабан туй гөрләде. Бу матур бәйрәмгә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  традицион рәвештә котлау өчен райондашлар чакырылды.

Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә, шушы көннәрдә, авыр шартларда тормыш итүче гаилә балалары кунак булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларны узләренең эшләре белән таныштырды, туй йолалары ничек үтүен сөйләде. Балалар ГХАТ бүлегенең архивы белән дә танышып уттеләр, язмаларының ничек саклануы белән таныштылар. Әлеге чара балаларга чын һәм саф мәхәббәт нәрсә ул, ә иң мөһиме, барлык кешегә дә гаилә кирәген курсәтергә теләделәр.


15
июль, 2017 ел
шимбә

Буген Чаллы шәһәре тантаналар сараенда күңелле  шатлыклы балалар бәйрәме узды. Традициягә кереп киткән бу узыш бәйрәме Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына  100 ел тулу уңаена багышланды. ГХАТ Идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова жиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

          Россиянең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы кысаларында, Россия Федерациясе  ГХАТ бүлекләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында,  аеруча әһәмиятле вакыйгаларны,100-нче парларны, 100-нче баланы теркәүче бәхетле ата-аналарны котлыйлар.
          2017 елның 15 июлендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 100-нче пар узләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде.


Ниһаять,  азнакай җирлегендә  сабан бәйрәме - Сабан туе узды. Тантананың аерым бер блогы  "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көненә   багышланды. Азнакай шәһәренең  иң  матур гаиләсе булган, 37 ел уртак тормыш иткән  Таһир Зәйнулла улы белән һәм Илхамия Карип кызы Гиниятуллиннар гаиләсенә  район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Казан кунагыбыз Нурислам Нуриман улы  "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.

2017 елның 15 июлендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә чираттагы булачак гаилә мәктәбе "Юнона" дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International