ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2017 ел
шимбә

Арча станциясендә яшәүче Кәримә Йосыповага 95 яшь тулды. Шул уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Резедә Галиуллина юбилярга Президент Владимир Путинның һәм район башлыгы Ильшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.


14
июль, 2017 ел
җомга

Игезәк балалар туу - бик сирәк була торган вакыйга. Гарифуллин Рамил Фәнил улы белән Лилия Рәис кызы гаиләсендә икеләтә бәхет. Аларның ике кыз балалары - Эмилия һәм Амалия дөньяга килгән. Бу чын могҗиза һәм зур бәхет. Чын күңелдән бу гаиләгә тыныч тормыш һәм балалары һәрвакыт куандырып кына торуын телибез. 

Гаилә тормышының 55 еллыгы, "Изумруд" юбилейлары белән - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авыл җирлеге вәкилләре Соколов Геннадий Василий улы һәм Любовь Федор кызын котладылар.

    2017 елның 14 июльдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1600 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Гимальтдиновларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.

    Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

ТР "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге аның эшчәнлеге белән кызыксынган барлык гражданнар өчен үзенең ишекләрен ачты. Бер аларның язылышу сараена шәһәребезнең 5 нче һәм ТОС №4 гомуми урта белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеры балалары кунакка килделәр.

Яшь парларның язылышуын, яңа туган сабыйны теркәү, шул ук вакытта аерылышу һәм адәм баласының үлемен теркәү кәгазен дә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге  аша кулга алабыз. Агымдагы елда ЗАГС хезмәте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, 13 июль конне Иске Җөри урта мәктәптәбенең хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар гражданлык хәле актларын теркэу бүлегенә экскурсиягә килде. Бүлек җитәкчесе  Әнисә Хатиповна Тимерханова укучылар өчен экскурсия үткәрде һәм  “Гаилә – тормыш нигезе” дигән темага чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу барышында укучылар  күп кенә яңа мәгълүмат алдылар.


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Турарбай Симбай улы һәм Разия Гарафи кызы Симбаевлар Баулы районының озак еллар бәхетле гомер кичерүче гаиләләренең берсе.  Бу күркәм гаилә ГХАТ бүлегендә  оештырылган  Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларның  олы кунагы булып тора. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны тормыш иптәше  Разия Гарафи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Баулы үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшләгән, тыл хезмәтчәне.

Очрашу вакытыныда кунаклар ГХАТ органнарының  Петр 1 указыннан соң булган тарихы белән танышты. Яшьләр өчен ГХАТ сүзе бары туй тантанасы төшенчәсен генә аңлата иде, ә инде бу көнне үткән әңгәмәдән соң укучылар бүлекнең эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат алды. Бинада кеше гомерендә иң зур әһәмияткә ия булган документлар 70 елдан артык сакланганлыгы турында да белделәр. Очрашу экскурсия белән дәвам итте һәм истәлекле фотографияләр белән тәмамланды.Миннигалямова Елена Яковлевна кызы яшләргә рәхмәт сүзләре белән аларга укуларын гел яхшы билгеләргә  тамамлауларын һәм тыныч тормыш теләде.

   Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары  өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең  бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра.

Дулкынландыргыч бәйрәм матур мәхәббәт тарихының 50 еллыгы уңаеннан уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International