Арча станциясендә яшәүче Кәримә Йосыповага 95 яшь тулды. Шул уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Резедә Галиуллина юбилярга Президент Владимир Путинның һәм район башлыгы Ильшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Күңелле мизгелләр. Балалар, оныклар янда, район җитәкчелеге чәчәкләр, Котлау открыткалары, бүләкләр белән тәбрикләргә килгән. Дулкынланудан Кәримә апа ни еларга, ни көләргә белмәде. Нурлы йөзе сөенечтән бары тик балкыды гына...
Кәримә апа тумышы белән Яңа Әтнә авылыннан. 6 бала үсә алар. 7 сыйныфны тәмамлагач, туган колхозында эшли. Яшьтән туганнарына Ташкентка чыгып китә. Сугыш башлангач, туган авылына кайта. Шурабаш һәм Байкал авылларында башлангыч сыйныфларны укыта. Шул елларны ул 1944 елда яраланып сугыштан кайткан Шурабаштан Нурислам исемле егет белән таныша һәм 1946 елда кияүгә чыга. 4 бала үстерәләр. Яңа Кенәр авылында гомер итәләр. Кәримә мех предприя- тиесендә кисүче булып эшли. “Бөек Ватан сугышы елларында аерата хезмәт иткәне өчен» дигән медаль белән бүләкләнә. Нурисламга төрле эшләр башкарырга туры килә. Май заводы директоры, мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире булып та эшли.
Кәримә апага исәнлек-саулык, тыныч көннәр телибез.