Яшь парларның язылышуын, яңа туган сабыйны теркәү, шул ук вакытта аерылышу һәм адәм баласының үлемен теркәү кәгазен дә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге аша кулга алабыз. Агымдагы елда ЗАГС хезмәте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, 13 июль конне Иске Җөри урта мәктәптәбенең хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар гражданлык хәле актларын теркэу бүлегенә экскурсиягә килде. Бүлек җитәкчесе Әнисә Хатиповна Тимерханова укучылар өчен экскурсия үткәрде һәм “Гаилә – тормыш нигезе” дигән темага чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу барышында укучылар күп кенә яңа мәгълүмат алдылар.