Биектау районы Туктамыш авылыннаң Гатиятуллиннар гаиләсенең алтын туйлары

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

   Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары  өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең  бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра.

    Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, бәхетле мизгелләргә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп 50 ел бергә атлау бәхете һәркемгә дә елмаймый. Ә Биектау районында андый гаиләләр шактый.

    Туктамыш авылыннан Миңзифа Шакирҗан кызы белән  Илдар Гатият улы Гатиятуллиннар – тату һәм нык гаиләләрнең берсе. Гатиятуллиннар – искиткеч  бердәм, гаҗәеп тырыш, булдыклы, матур гадәтле, әдәпле гаилә. “Алтын” парларга карыйсың да, аларның  хәрәкәтчел, җитез, киң күңелле, кунакчыл  булуларына сокланасың. Аларның йөзләре якты, ә күңелләре һаман да яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International