Баулы районында 90 яшьлек Юбилей

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Турарбай Симбай улы һәм Разия Гарафи кызы Симбаевлар Баулы районының озак еллар бәхетле гомер кичерүче гаиләләренең берсе.  Бу күркәм гаилә ГХАТ бүлегендә  оештырылган  Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларның  олы кунагы булып тора. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны тормыш иптәше  Разия Гарафи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Баулы үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшләгән, тыл хезмәтчәне.

Юбилярны җылы котлап, район җитәкчелеге рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды. Хастаханә вәкилләре белән берлектә сәламәтлек саклау ветераннарының оешмасы да юбилярны котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International