ТР "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге аның эшчәнлеге белән кызыксынган барлык гражданнар өчен үзенең ишекләрен ачты. Бер аларның язылышу сараена шәһәребезнең 5 нче һәм ТОС №4 гомуми урта белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеры балалары кунакка килделәр. Монда аларга экскурсия үткәрелде, бүлек эшчәнлеге турында,электрон рәвештә гариза бирү һәм гражданлык хәле актлар теркәү буенча нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләнде. Архив балаларда аеруча кызыксыну уятты, монда аларга 1917 елгы , гарәп телендә язылган метрик кенәгәләр күрсәтелде. Бу көнне алар бу бинаның, үзләренең генә түгел, әти-әниләренең, әби-бабаларының һәм бик күп башка буын тарихын саклавы турында белделәр.