Ниһаять, азнакай җирлегендә сабан бәйрәме - Сабан туе узды. Тантананың аерым бер блогы "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланды. Азнакай шәһәренең иң матур гаиләсе булган, 37 ел уртак тормыш иткән Таһир Зәйнулла улы белән һәм Илхамия Карип кызы Гиниятуллиннар гаиләсенә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Казан кунагыбыз Нурислам Нуриман улы "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды. Алар белән беррәттән, юбилейларын билгеләп үтүче дүрт гаилә: Мөнәвир һәм Нурдидә Абдуллиннар, Әсхән һәм Мәүлидә Мифтаховлар, Фәндәс һәм Фәридә Хәйруллиннар, Олег һәм Валентина Никоноровларларны котлап үттеләр. Ә мәйданга шушы көннәрдә генә ГХАТ бүлегендә үз мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәгән ак күлмәкле яшь парлар килеп керүгә,аларны хөрмәтләп, мәйдан алкышларга күмелде. Хәмидуллиннар, Рәхимовлар, Юсуповлар һәм Гыйлаҗевлар гаиләсе бу көнне үзләрен иң бәхетле гаилә итеп хис итте. Азнакай районында үрнәк алып яшәрдәй гаиләләр бик күп икән бит!