Әтнә районы Яңа Әтнә авылыннан Борхановлар Надия һәм Рүзәл гаиләсе “Эко Гаилә-2017” конкурсында катнашып, зонаара этапта җиңүче булдылар. Бу уңайдан аларны Олы Әтнә авыл җирлеге вәкилләре котладылар. Борхановлар гаиләсе – үрнәк гаилә һәм зур хөрмәткә лаек.
Яшь парлар гаиләдә була торган иң катлаулы ситуацияләрне тикшерделәр.
Кичә, 2017 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 14 яшь гаилә пары уз никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Үзенең гаиләләрен бер юлы шундый ук сан көндә, айда, елда очрый торган конне теләүчеләрнең саны һәрвакыт югары иде. Мондый гаилә берлекләре, һичшиксез, бәхетле булырга тиеш дип санала.
18 июльдә Алабуга ЗАГС бүлегендә Гобәйдуллиннар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үтте. Ильяс белән Гөлнара 25 ел тормышның ачысын да, төчесен дә бергә бүлешә. Алдынгы карашлы, матур, дус гаилә белән ЗАГС белгечләре һәр 5 ел саен очрашып тора. Алар юбилейларны шулай зурлап уздырырга яраталар.
2017 елның 18 июлендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында "Дөньяда ике могҗиза барлыкка килде!” исемендәге тантаналы чара узды.
Йөзенче бала булып, Ростислав Угахин дөньяга туды. Биләр авылында әлеге гаиләдә бишенче бала булып туа .Әтисе сузе буенча әнисенен хәле бик әйбәт.Ә балалары Арина, Татьяна, Даниил һәм Давид бик шат энеләре тууга! Районда100 нче сабый булып туу сәбәпле, ГХАТ бүлеге мөдире Валентина Увакина гаиләгә туу турындагы таныклык белән бергә, Алексеевск туку фабрикасыннан кулдан эшләнгән кучтәнәч бүләк итте.Бала 17.07.2017 елда 100 нче булып туды, әлеге сан гаилә өчен бик истәлекле, чөнки быел ГХАТ булекләренә дә 100 ел!
2017 елның 17 июленнән Мәскәүдә ГХАТ органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен, ФГИС «ЕГР ЗАГС» яңа эш программасына өйрәнү буенча, дәресләр узды.
"Матур йола" датасында – 2017 елның 17 июлендә– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 25 пар никахларын теркәгән.
Баулы шәһәренең Гашыйклар скверында беренче район "Супер әти" конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде . Конкурсның максаты - этиләрнең статусын күтәрү иде. Чара башланыр алдыннан анда катнашучыларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сәламләде.
2017 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече Ольга Викторовна һәм аның ире Сергей Николаевич Комаровлар бергә тормыш итүләренең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу пардан сокланмыйча булмый: өч дистә ел яшәп, гаилә җылылыгын саклый алу һәркемгә дә бирелми.