Әтнә районы Яңа Әтнә авылыннан Борхановлар Надия һәм Рүзәл гаиләсе “Эко Гаилә-2017” конкурсында катнашып, зонаара этапта җиңүче булдылар. Бу уңайдан аларны Олы Әтнә авыл җирлеге вәкилләре котладылар. Борхановлар гаиләсе – үрнәк гаилә һәм зур хөрмәткә лаек.