Баулыда "Супер әти" конкурсына йомгак ясалды

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Баулы шәһәренең Гашыйклар скверында беренче район "Супер әти" конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде . Конкурсның максаты - этиләрнең статусын күтәрү иде. Чара башланыр алдыннан анда катнашучыларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сәламләде.

Конкурста катнашу өчен кандидатураларны җәмәгать берләшмәләре, хезмәт коллективлары һәм аерым яшәүчеләр тәкдим иттеләр.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүне ике кыз әтисе, нефтьче һәм танылган көрәшчесе Илмир Сабиров яулады. Махсус призны Башкарма комитеты җитәкчесе, Баулы район әтиләр Советы рәисе Ильяс Гузаиров 7 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Руслан Хәмитовка тапшырды. Шулай ук  бүләкләргә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе  грек-рим көрәше буенча тренер-укытучысы Сергей Петров һәм район үзәк хастаханә механигы Сергей Кульгутин лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International