Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлыйлар.
"Матур йола" датасында – 2017 елның 17 июлендә– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 25 пар никахларын теркәгән.
Бу дүшәмбе көн булуына карамастан, Никахлашу Сарае белгечләре яшь парларның бу үзенчәлекле көнне никахларны теркәргә һәм ир белән хатын булырга дигән теләкләрен хупладылар.
Шуны да әйтергә кирәк, 17 июльдән 22 июльгә кадәр 90 пар никахларын теркиячәкләр. Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә традицион рәвештә никах теркәү өчен иң популяр көннәр, җомга һәм шимбә.