Яшь парлар гаиләдә була торган иң катлаулы ситуацияләрне тикшерделәр.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" янә үзенең ишекләрен ачты. “Мәктәп” кысаларында яшь парлар актив рәвештә гаилә мөнәсәбәтләре этапларын карыйлар, психолог аларга килеп чыккан каршылыкларда үз-үзләрен ничек дөрес итеп тотарга, ничек аңлы рәвештә ныклы үзара мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәклеген уен формасында аңлата. Психосоматик авыруларга китерә торган кыен хәлләрдән чыгу юллары аерым тикшерелә. Стрессның кеше психикасына никадәр көчле йогынты ясавын ачыклау өчен дәрес ахырында һәр кеше тест эшләп ала.
Дәрестән соң Гаилә Үзәге белгечләре тренингта катнашучыларга тантаналы никахлашу залларын күрсәтәләр, кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр. Дәресләр атна саен сишәмбе көнне сәгать 10да була. Анда һәр теләгән кеше: никахлашырга әзер торучы яшьләр генә түгел, ә инде гаиләле парлар да катнаша ала.