2017 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече Ольга Викторовна һәм аның ире Сергей Николаевич Комаровлар бергә тормыш итүләренең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу пардан сокланмыйча булмый: өч дистә ел яшәп, гаилә җылылыгын саклый алу һәркемгә дә бирелми.
Тормыш итүнең 30 еллык юбилее матур һәм кызыклы исем йөртә – халыкта аны әнҗе туй дип атыйлар. Ольга Викторовна белән Сергей Николаевичның да танышу тарихы шундый ук матур һәм кызыклы була. Язмыш аларны альпинистлар клубында кавыштыра. Яшьләрнең альпинизм белән мавыгуы мәхәббәт һәм нык гаилә башлангычы була. Хәзерге көнгә кадәр дә Комаровлар гаиләсе бу мавыгуны ташламаган. Уртак ял көннәре һәм бәйрәмнәр аларның гаиләсен ныгыта гына.
Ольга Викторовна һәм Сергей Николаевич өч баланың менә дигән әти-әнисе дә әле. Алар уллары Виталий белән Александрга һәм кызлары Ангелинага яхшы тәрбия биреп, аларны кеше иткән. Ә бүген Ольга Викторовна белән Сергей Николаевич өч оныгы үсеп килә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Ольга Викторовна инде 2011 елдан ГХАТ Идарәсендә хезмәт куя. Соңгы өч елда ул никах теркәү белән мәшгуль. Ольга Викторовнаның җиңел кулы белән 10 мең яшь йөрәк кавышкан һәм нәтиҗәдә 5 меңнән артык гаилә теркәлгән.
Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе коллективы Комаровлар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итә. Күп еллар буе саклап килгән мәхәббәтләрен югалтмавын һәм, әлбәттә, алтын туйга кадәр яшәүләрен телибез.