Озын гомерле әби

2017 елның 16 июле, якшәмбе

Сугыш елларында Миронова Ольга Павел кызы колхозда сыер савучы булып эшли. Язмышы гади булмады, хәер, ул елларда күп кешенеке шикелле. Бер абыйсы сугышта калды, икенчесе - авыр авырудан вафат булды. Ире белән җиде бала тәрбияләп устерделәр. Ире гомере буе колхозда бригадир булып эшли, әмма менә 17 ел инде аны вафат булуына. Зур кызганычка каршы, олы кызлары да бөтен гаиләсе белән куркыныч юл һәлакәтендә вафат булды. Бүген янәшәсендә Ольга Павловной аның балалары, оныклары һәм туганнары. Гаилә бик зур: 6 баласы, 12 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

Озын гомерле әбине юбилее белән Башкарма комитеты җитәкчесенең төзү буенча беренче урынбасары Семур Шамилов котлады, Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән исемле открыткалар һәм истәлекле бүләк тапшырды. Җитәкче Ольга Мироновога озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләде. Җылы котлау сүзләренә юбилярның зур һәм тату гаиләсе дә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International