Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Булачак гаилә мәктәбе "Юнона" дәресе узды

2017 елның 15 июле, шимбә

        2017 елның 15 июлендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә чираттагы булачак гаилә мәктәбе "Юнона" дәресе узды. Очрашуга "Эйдос" психологик-педагогик үзәге белгече һәм быел никахларын теркәүче яшь парлар килде.

        "Эйдос" үзәге психологик ярдәм бүлеге башлыгы урынбасары Эльвира Нуртдинова әңгәмәдәшләре белән гаиләнең мәдәни, әхлакый кыйммәтләре турында сөйләште.  Психолог игътибарын "Мәхәббәтнең биш теле" теориясенә юнәлдерде. Очрашу ахырында булачак яшь парлар "Гаилә – ул без!" парлы тест уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International