Сабантуйда котлау

2017 елның 16 июле, якшәмбе

2017 елның 16 июль конне Балтач муниципаль районында милли бәйрәмебез- Сабан туй гөрләде. Бу матур бәйрәмгә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  традицион рәвештә котлау өчен райондашлар чакырылды. Бәйрәм алдыннан гына үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәгән Сосна авыл җирлегеннән Фәнис һәм Раушания Ганиевлар, районыбызның иң өлкән кешесе, Югары Шубан авыл җирлегендә яшәүче, бу елны үзенең 103 яшен тутырган Васильева Ольга Василий кызы, Шөңшеңәр авыл җирлегендә 60 ел бергә  парлы тату гомер кичерүче Вәзил һәм Мәдинә  Шәрифуллинар, 12 июль көнне гаиләләрендә икенче балалары туган Илназ              һәм Гөлия Сәләхетдиновлар сәхнәнең кунаклары булдылар.Аларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов  кайнар котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International