Римма Миңнуллина Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү органнары идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Моның турында бүген шәһәр мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр итте.
“2007 елдан ул Башкарма комитетның Хокукый идарәсендә эшләде. 2014 елдан Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгының беренче урынбасары вазифасын үтәде. Хәзерге вакытта аның алдында яңа бурычлар билгеләнә”, - диде Д.Калинкин Римма Миңнуллина турында.
Шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү органнары идарәсенең яңа башлыгына киләчәк эштә уңышлар теләде.