2017 елны ГХАТ бүлеге конкурс игълан итте. Яшь парларнын фотографияләре социаль челтәренә куела, иң куп лайк җыючы пар “Балык Бистәсенен иң матур пары” дип игълан ителәчәк. Ел ахырында конкурс нәтиҗәләре ясалды. Җиңучеләр – Динар һәм Дания Миннегалиевлар.
1993 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе, 1994 елдан, 365 көннен бер көне гаилә көне дип игълан итте, язның матур көне-15 май көнен сайлап.
15 май көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чара уткәрелде.Тантаналы рәвештә Ол ег һәм Мария Хохловлар гаиләсендә 10 май көнне туган дуртенче баланы теркәде. ГХАТ бүлеге ңитәкчесе Елена Халикова чын күңелдән котлап, туу турында таныклык, истәлекле бүләк һәм ТР Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
15 май көнендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Урыссу бистәсендә 3-нче санлы мәктәптә Гаилә бәйрәме уздырдылар. Иң актив булып, төрле бәйгеләрдә катнашкан гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.
2018 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә «Ковёр» яшьләр үзәгендә муниципаль форум форматында гаилә мөнәсәбәтләре темасына «Фикерләр аукционы» узды.
Танатанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.
ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.
15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Саттаровлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.
15 май көнне Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Идел буе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре РКХ хезмәткәрләре белән берлектә бәхетле әти-әниләрне гаиләренең артуы белән котладылар. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы һәм туу турында таныклык тапшырдылар.
Бүген дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә, БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1993 елда кабул ителде. Бу календарьда иң истәлекле көннәрнең берсе – шатлык һәм якын ышанычлылык бәйрәме булып билгеләп үтелә.
Долгановых Николай Николай улы һәм Анастасия Алексей кызы гаиләсенә шатлык һәм бәхет килде, алар өченче тапкыр әти-әни булдылар. 2018 нче елның 07 маенда дөньяга котеп алынган Данил аваз сала. . Бүген, 2018 елның 15 маенда Халыкара гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тууын теркәү узды.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белән Аксубай районының күп балалы гаиләләр чакырылган иде. Бер ботакны сындыруы җиңел, ә менә бер бәйләм ботакларын – авыррырак. Менә шулай гаилә белән дә. Бердәм булганда тормыш сынауларын үтәргә күпкә җиңеллерәк. Ә инде кадерле кешеләрең белән җиңүне уртаклашкан вакытта аның тәме дә татлырак була!
БМО Генераль Ассамблеясының 1994 елгы карары буенча 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Ныклы гаилә җәмәгатьнең, илебез иминлегенең нигезе булып тора. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечесенә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.