БМО Генераль Ассамблеясының 1994 елгы карары буенча 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Ныклы гаилә җәмәгатьнең, илебез иминлегенең нигезе булып тора. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечесенә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.
Ел саен мөмкин кадәр күбрәк яңа җәмгыять ячейкалары тусын дип, тантаналы рәвештә никахны һәм тууны дәүләт теркәвенә алу тормышка ашырылсын дип Татарстан Республикасы ГХАТ органнары үзләреннән торганның барсын да эшлиләр.
Кадерле дуслар, без сезне чын күңелдән искиткеч гаилә бәйрәме белән котлыйбыз! Гаилә учагының җылысын кадерләп саклагыз. Һәр гаиләдә тынычлык, иминлек һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!