Менделеевск муниципаль районында Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үтү уңаеннан , 67 ел бергә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Билал Зәйнак улы белән тыл хезмәтчәне Сания Ислам кызы Вәлиевларны котлау тантанасы уздырылды.
Аларны, өйләренә килеп, Менделеевск районы башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев, Ветераннар Советы рәисе Л.И.Сорокина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. В. Козырева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Т. М. Алексеева , “Карповец ” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Г. А. Загрутдинова котладылар.
14 май көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.
15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне алдыннан район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә бәйрәм булды. Биредә берьюлы өч бәбине тантаналы төстә өйләренә озаттылар. Бала дөньяга килү – һәрчак зур шатлык һәм бәхет ул. Бәби тудыру бүлегенә бу бәхет 8 майда “ишелеп төшә”. Бу көнне монда бер-бер артлы өч кызчык дөньяга килә. Бәби алып кайткан бәхетле гаиләләрнең барысы да – Базарлы Матакта яшәүчеләр.
Халыкара гаилә көне алдыннан, 2018 елның 14 маенда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 33-нче номерлы мәктәп укучылары һәм Идел буе Федераль округы кадетлар корпусының укучылары өчен, «Гаилә белемнәре» электив курсы буенча дәрес узды.
2018 елның 12 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыкара гаилә көненә багышланган зур мероприятие узды. Яшь парлар киләчәккә зур өметләр, ак хыяллар багълап, үз гаилә агачын утырта алдылар.
12 май көнне Питрәч үзәгендә Яшьләр паркында гаилә бәйрәме үтте. Анда яшь парлар үзләреннен язылышу гаризаларына кул куйдылар. Алар һәм барлык кунаклар өчен төрле конкурслар үткәрелде.
Әлеге көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә.
Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.
12 май көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Газизов Илназ Илшат улы һәм Каримова Гүзәл Рамил кызы үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Яшьләрне беренче гаилә бәйрәме белән әти-әнилре, туганнары, дуслары котладылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесеннән, яшь гаиләгә, 15 май гаилә көне буларак бәйрәм ителүе һәм әлеге бәйрәм белән аларны тәбрикләү тантанага аеруча ямь остәде.
12 нче майда, Бөтендөнья гаилә көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районында Камил һәм Айгөл Гайнуллинарның никахын тантаналы теркәү уздырылды. Язылышканнан соң яшьләр ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән авыр хәлдә калган балаларга һәм яшүсмерләргә вакытлыча ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Кама таңнары” социаль приютына бардылар. Алар приютта яшәүчеләргә татлы бүләкләр һәм “ Балаларга китап бүләк ит “ хәйрия акциясе вакытында җыелган китапларны бүләк иттеләр. Балалар яшь парга үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне бүләк иттеләр.
Иске Камка авылында яшәүче Мәгълүмә апа Хәйруллинага һәм Карамалыда яшәүче Саимә апа Гаязовага, 90 яшьлек юбилейлары белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр әбиләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Мәгълүмә апага һәм Саимә апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр. Әбиләр икесе дә үзләрен тәбрикләргә килүчеләрне әйбәт кәеф белән каршы алып озатып калдылар.
50 ел бергә - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсеyдә торучы Булюхин Анатолий Виктор улы һәм Розалья Хабибулла кызы гаиләсе өчен истәлекле дата. Бу көнне алар "алтын" юбилейларын билгеләп үттеләр. Ярты гасыр Анатолий Виктор улы һәм Розалья Хабибулла кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынышып, бер-берсенә шатлыклы һәм бәхетле минутлар бүләк итеп җаларал.