Гайнуллинарның никахын тантаналы теркәү

2018 елның 12 мае, шимбә

 12 нче майда, Бөтендөнья гаилә көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районында Камил һәм Айгөл Гайнуллинарның никахын тантаналы теркәү уздырылды. Язылышканнан  соң яшьләр ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән   авыр хәлдә калган балаларга һәм яшүсмерләргә  вакытлыча ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Кама таңнары” социаль приютына бардылар. Алар приютта яшәүчеләргә татлы бүләкләр һәм   “ Балаларга китап  бүләк ит “  хәйрия акциясе вакытында  җыелган  китапларны  бүләк иттеләр.  Балалар яшь парга үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне  бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International