Халыкара гаилә көне алдыннан, 2018 елның 14 маенда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 33-нче номерлы мәктәп укучылары һәм Идел буе Федераль округы кадетлар корпусының укучылары өчен, «Гаилә белемнәре» электив курсы буенча дәрес узды.
Педагог-семьевед Буранкова Евгения Вячеславовна укучылар белән ата-ана булу һәм балачак темасына сөйләште. Фикер алышу барышында, укучылар «күп балалы» һәм «аз балалы» гаиләләрнең төшенчәләренең төп аермаларын билгеләделәр.