ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

     2018  нче елның 15 нче маенда Чистай муниципаль районы “Балкыш” социаль реабилитация бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм үтте.

     Мәхәббәт, тугрылык, гаилә. Бик гади генә сүзләр. Ә күпме мәгънә салынган бу сүзләргә. Ярату – бер- береңне хөрмәт итү, саклау, бәхетеңнең кадерен белү   ул.

2017 елда ГХАТ бүлеге барлыкка килгәненә 100 ел туды. Шул исәптән Татарстан Республикасы ГХАТ идарәсе Балык Бистәсе районының ГХАТ хезмәткәрләрен Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы белэн бүләкләде.

Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.

Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә  яшәүче егетләр һәм кызларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән   район башлыгы Сергей Демидов хәм МВД начальнигы Вячеслав Яковлев котлады.

Елда 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге көн БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе тарафыннан 1993 елның 20 сентябрендә кабул ителә.

Гаилә һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора. Гаиләдә кеше үсә, тәрбияләнә, шәхес буларак формалаша.

ГХАТ бүлеге Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе белән уртаклыкта Гаилә көненә багышлап тантаналы рәвештә ана капиталы бирелде.

15 нче май, Халыкара Гаилә көнендә, ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана сертификатын тапшырдылар. Бәхетле аналар котлауны   Мамадыш муниципаль районы Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәновтан кабул иттеләр. Ул гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләп калды һәм сертификатны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.


15
май, 2018 ел
сишәмбе

   15 нче май көнне  Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үткәндә  Менделеевский районың  ГХАТ бүлегендә юбиляр гаиләләрне тәбрикләделәр:

Костиннар гаиләсе 50 ел бергә гомер иткәннәр, өч малай тәрбияләп үстергәннәр, алты онык һәм ике оныкчыкларын тәрбиләүдә булышалар;

Рәхимовлар гаиләсе 30 ел бергә гомер итәләр,өч кыз һәм бер малай  үстергәннәр, ике оныклары бар.

Гаилә-ул дөньяда яшәуче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаиләдә генә бәхетле сабыйлар туа һәм гомер буе әти-әни назын тоеп яши. 15 май көнне Саба районы “Сабантуй” комплексында гаилә бәйрәме үтте. Монда мөселман гаиләләре катнашты. Мондый гаиләләр һәрвакыт үрнәк һәм районның горурлыгы булып тора.

15 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмендә үрнәк гаиләләр Исаковлар, Маракиннар, Бусовлар, Ломагиннар, Хөснетдиновлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була.

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә “Гаилә бәйрәме көнендә” 100-нче сабый туу теркәлде.

Тантаналы төстә әти-әнигә, Михаил Юрьевич белән  Анастасия Сергеевнага  уллары, Наумов Григорий Михайлович исеменә туу таныклыгы hэм истәлекле бүләк - фотоальбом тапшырылды.

15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне Базарлы Матакта үзәк паркында үткәрлде. Анда  “ Крепкая семья” проекты буенча “Әти әни һәм мин музыкаль гаилә” конкурсы булып үтте.  Бәйрәмдә җыр-моңга гашыйк гаиләләр дә катнашты. Балалар флэш-моб биюендә һәм асфальтта рәсем ясауда бик актив катнаштылар. Бу матур чараны мәдәният хезмәткәрләре, башкарма комитетының ГХАТ бүлеге оештырдылар.Бәйрәм барысына да ошады. Һәр бер катнашкан кеше бүләкләнде.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International