Мамадыш гаиләләренә ГХАТ бүлегендә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

15 нче май, Халыкара Гаилә көнендә, ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана сертификатын тапшырдылар. Бәхетле аналар котлауны   Мамадыш муниципаль районы Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәновтан кабул иттеләр. Ул гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләп калды һәм сертификатны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Гаиләләрен саклап, һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшәүләрен теләп калды. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды. Гаилә көне уңаеннан, чарада бишенче бала алып кайтырга җөрьәт иткән Җиһаншиннар гаиләсендә кызлары туу белән тәбрикләп уздылар. Бу форсатны район Бапшкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов кулыннан ычкындырмады. Бәхетле ата-ананы истәлекле бүләк, чәчкәләр белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International