Чистай муниципаль районында Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм оештырылды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

     2018  нче елның 15 нче маенда Чистай муниципаль районы “Балкыш” социаль реабилитация бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм үтте.

     Мәхәббәт, тугрылык, гаилә. Бик гади генә сүзләр. Ә күпме мәгънә салынган бу сүзләргә. Ярату – бер- береңне хөрмәт итү, саклау, бәхетеңнең кадерен белү   ул.

      Гаилә көненә багышланган  бәйрәм кысаларында  Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы “Росинка” социаль-реабилитация үзәгендә ял итүчеләр белән очрашты.

        Олы яшьтәге кешеләр үзләре турында  даими кайгыртуга мохтаҗ. Гаилә көнендә аларга социаль  һәм  психологик ярдәм күрсәтү җирле үзидарә органнарының бурычы.

     Шәһәрнең  10нчы балалар бакчасы балалары һәм 1нче мәктәп укучылары көче белән концерт программасы оештырылды.  Концертта лирик җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International