ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шундый исем астында, “ Балачак дөньясы” күргәзмәсе кысаларында республика акциясе үткәрелде. Әлеге акциядә шәһәрдә яшәүче күп балалы әни Наталья Рыбалкина катнашты.

Узган елда ул “Нечкәбил” республика конкурсының финалына чыккан иде.
Акция барышында гаилә талисманнары хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәдә җыелган акчалар авыру балаларны дәвалау өчен Анжела Вавилова фондына җибәрелде.

Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүче 22 егет һәм кызга тапшырылды.

Чарада  район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов, “Яшь гвардия” һәм “ФОРПОСТ” оешмасын җитәкләүче Назил Латыйпов,   ЮХИДИ район фондыннан Рәсимә  Сәетова катнашты. Алар укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап,  үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде.

Бәйрәмдә Лаеш муниципаль районы  башлыгы урынбасары Бурганова Т.П. 5 гаиләне җылы сүзләр белән тәбрикләп ана капиталы сертефикаты һәм бәләкәчләргә йомшак уенчык бүләк итте.

Алабуга районы башкарма комитететының ЗАГС бүлегендә 17 майда 300 нче бала туу теркәлде. Нәнигә Азалия дип исем куштылар.Кыз бала бу гаиләдә икенче бала. Азалиянең әти-әниләрен котлыйбыз, иң изге теләкләр теләп калабыз.

Икенче балалары туган гаиләләргә Ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Әлеге истәлекле һәм шатлыклы вакыйга белән тантанада катнашучыларны район җитәкчесе Сергей Демидов котлады.

2018 нче елның 17 нче маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

15 нче майда Менделеевск районының Ижевка авылы мәдәният йортында “Талантлар салаваты” дип аталган VI  гаилә иҗаты район  фестивале  уздырылды.  Бу чарада Менделеевск районының авыл җирлекләреннән  гаиләләр катнашты.

Бәхетле әти-әниләр Шарафуллин Азат Фатих улы  хәм  әнисе-  Шарафуллина Алсу Риф кызы икенче  улларына  Айгиз исеме куштылар. Мухаметов Илнур Илсур улы  һәм  Мухаметова Рушания Рафаил кызы өченче улларына  Зиннәт исемен бирделәр.  Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әниләргә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

“Нык гаилә”федераль проектының һәм “Бергә булдырабыз” республика проектының Лаеш шәһәрендә, сәламәтлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче ирле-хатынлы парларны котлау тантанасы узды. Район башлыгы ярдэмчесе Татьяна Бургановасы катнашучыларны гаилә көне белән котлады.Барлык парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

15 май-гаилә көнендә “Мәрхәмәт”хатын-кыз депутатлар төркеме күп балалы аналар белән очрашу уздырды. Очрашуда Л.М.Григорьева да катнашты. Бу көнне районның социаль хезмәт вәкилләре әниләрнең күп санлы сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International