Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 17 нче маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.И.Галяутдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р.Шавалеева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

Киңәшмәдә түбәндәгеләр чыгыш ясады:

1. А.Р.Шавалеева, "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтле органнарның эшчәнлегенә нәтиҗәләр һәм киләчәккә бурычлар турында";

2. А.И.Галяутдинов, "ГХАТ органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре турында";

3. Э.М.Сафиуллина, " Халыкара хокукый ярдәм күрсәтү турында";

4. В.В.Гумарова, "ЕГР ЗАГСны сәнәгый кулланышка кертү турында".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International