Бәхетле әти-әниләр Шарафуллин Азат Фатих улы хәм әнисе- Шарафуллина Алсу Риф кызы икенче улларына Айгиз исеме куштылар. Мухаметов Илнур Илсур улы һәм Мухаметова Рушания Рафаил кызы өченче улларына Зиннәт исемен бирделәр. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әниләргә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.