15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Минзәләбаш авыл мәдәниять йортында "Без – дус, ныклы гаилә" дип исемләнгән куп балалы гаиләләргә багышланган кичә үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова җыелган гаиләләрне котлады, истәлек бүләкләр тапшырды.
Мамадыш районында бергә тату һәм имин 50, 55 һәм 60 ел яшәгән парларны Гаилә көне уңаеннан хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Быел ул сигезенче тапкыр уздырылды. Алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйлар – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхаббәтнең чагылышы ул. Озак еллар бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, өмет-ышаныч кирәк. Бер-береңнең кадерен белеп, сөеп-сөелеп яшәгәндә, тормыш матур, гаиләләр тигез, озын гомерле була.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Вязников Николай Федоровичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Николай Федорович Вязников 1928 елның 19 маенда Заовражные Каратаи авылында туа. Семьяда бердәнбер бала була.
2018 елның 19 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак гаиләләр өчен, «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында чираттагы дәрес узды.
2018 елның 19 маенда булачак яшь гаиләләр белән чираттагы очрашу узды
2018 елның 18 маенда Чистай Никахлашу йортында быел йөзенче пар булып Ширияздановлар гаиләсе никах теркәде.
Ислам һәм Татьяна катнаш никах төзеделәр һәм һәрберсенең милләт традицияләрен истә тотып, тормыш итәргә , балалар үстерергә әзерләнәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова аларга бәхет, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, ике якның да әти-әниләрен тигез күреп, хөрмәтләп яшәүләрен теләде.
Монда ул иң-иң кызыксындырган сорауларга җавап бирде. ГХАТ бүлегенең халыкка нинди хезмәт күрсәтүе турында, нинди чаралар һәм тантаналар үткәрелүе турында, Пенсия Фонды идарәсе белән үзара бәйләнеше турында, зур информацион ресурслар формалашуы - социаль тәэмин итү буенча Бердәм дәүләт информацион системасы һәм Гражданлык хәле актлар теркәү Бердәм дәүләт реестры булдырылуы турында һәм моның киләчәктә ГХАТ идарәсенең төрле дәүләт һәм муниципаль структуралары белән үзара бәйләнешенең камилләшүенә китерүе турында сөйләде. Азакта ул, 2017 елгы статистика буенча мәгълүматлар белән бүлеште.
“Гомер, күз яшләре, мәхәббәт” 18 майда шундый девиз астында Алабуга ЗАГС бүлеге “нык гаилә” проекты буенча Потаниннар гаиләсен чакырган иде. Алабугада танылган гаилә бу. Кызлары Надежда белән Дарья башка балаларга охшамаган. Алар сукыр балалар өчен махсус мәктәптә укыйлар. Кызлар бик матур җырлыйлар, шигырь язалар, фортепианода уйныйлар, 5ле билгеләренә генә укыйлар. Дарьяның гаилә көненә багышланган “Гаилә” дигән шигере шаккатырлык.
18 нче майда Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә ике гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырылды.
Алар “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге Башлыгының урынбасары Михаил Ксенофонтовтан, Пенсия фонды җитәкчесе Надежда Сергеевнадан котлау сүзләрен кабул иттеләр. Надежда Сергеевна яшь әниләргә әлеге кыйммәтле документны тапшырды.
2018 елнын 18 маенда Балык Бистәсе районының социаль яклау бүлеге бинасында Гаилә көненә багышланган бәйрәм утте. Бәйрәмгә Балык Бистәсе районыныда яши торган 3 гаилә чакырылды. Катнашучыларга гаилә турында сораулар бирделәр. Иң куп бал җыйган пар җиңүче булып билгеләнде. Җиңуче – Заляевлар гаиләсе.