Елда 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге көн БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе тарафыннан 1993 елның 20 сентябрендә кабул ителә.
Гаилә һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора. Гаиләдә кеше үсә, тәрбияләнә, шәхес буларак формалаша.
ГХАТ бүлеге Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе белән уртаклыкта Гаилә көненә багышлап тантаналы рәвештә ана капиталы бирелде.
Якыннары катнашында Кама Тамагы районында яшәүче икенче бала тапкан 9 анага матур теләкләр теләп ана капиталы сертификатынКама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев һәм Пенсия фонды җитәкчесе Илмир Гилмутдинов тапшырды.
Чын күңелдән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова балалар туу һәм ана капиталы алу белән котлады.
Тантана истәлекле фото белән тәмамланды.