2018 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә «Ковёр» яшьләр үзәгендә муниципаль форум форматында гаилә мөнәсәбәтләре темасына «Фикерләр аукционы» узды.
Оештыручылар булып «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы һәм Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе чыкты.
Аудитория игътибарына 4 уникаль лот тәкъдим ителде: «Гаилә урынына карьера», «Законлы никахсыз бергә тору», «Исәпләү буенча никах», «Гаилә». Катнашучылар бик көчле дискуссияга кушылдылар, иң активларга бүләкләр тапшырылды.
Үз фикерләре белән абруйлы экспертлар да уртаклашты: гаилә хокуклары укытучылары, сәламәтлек саклау һәм дини конфессияләр вәкилләре.
«Эйдос» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү Үзәге директоры Екатерина Юртаева балаларга һәм яшьләргә «хатын-кызлар/ирләр карашы» эшлекле уен оештырды.
Чара ахырында ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь пар Роман һәм Надеждага борынгы ярәшү йоласы тантанасын үткәрделәр