15 май көнне Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Идел буе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре РКХ хезмәткәрләре белән берлектә бәхетле әти-әниләрне гаиләренең артуы белән котладылар. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы һәм туу турында таныклык тапшырдылар.
Бүген дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә, БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1993 елда кабул ителде. Бу календарьда иң истәлекле көннәрнең берсе – шатлык һәм якын ышанычлылык бәйрәме булып билгеләп үтелә.
Иң беренчеләрдән булып бала табу йортында Софья Олег кызыы яңа туган улы Артем белән һәм Эльвира Тәлгат кызы кызы Дилия белән туу турында таныклык алдылар һәм котлаулар кабул иттелэр. Эльвира Тәлгат кызының алдагы көннәргә инде планнары да бар: “Без зур гаилә төзергә телибез. Ике кызыбыз бар, тагые бер малай табырга вәгдә бирәм” – ди ул. Менә шундый искиткеч гаиләләр яши безнең шәһәрдә. Алар киләчәккә зур ышаныч белән карыйлар һәм зур гаилә планнары төзиләр.