15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Саттаровлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.
Туу турында акт язуы Саттарова Алсуга карата төзелде. Алсу - Марсель һәм Екатеринаның гаиләсендә дүртенче бала.
Кама Аланы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова бәхетле ата-ананы чын күңелдән бәхетле вакыйгалары белән котлады, ак бәхет, ныклы сәламәтлек, иминлек теләп, кызларының туу турында таныклыкларын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырды.