ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2018 ел
якшәмбе

Җиһанга аваз салган һәр сабыйга  сөенеп, аның турында бөтен ил кайгырта. Азнакай районында да бәхетле  әти-әниләрне тантаналы рәвештә котлаулар дөвам итэ. Менә бу юлы да  район  больницасы балалар тудыру бүлегендә әһәмиятле вакыйга: 2018 елның 8 август көнендә туган Ясминәне тантаналы рәвештә чыгару оештырылды.

Җәй көне - туйлар вакыты ул! Җәйге туйлар - могҗизалы вакыйга! Августа енда никахлашу яшьләргә «җылы» тормыш алып киләчәк, дигәннәр элек-электән.

2018 елның 11 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 750 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Сәхипов Айдар Наил улын һәм Чистопольская Светлана Андрей кызын бәхетле көннәре — туй көне белән котладылар. Яшьләргә гаилә бәхете, исәнлек-саулык, сабырлык теләделәр.


11
август, 2018 ел
шимбә

        Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 елның 11 августда 2 меңенче пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Бу бәхетле пар – Муса һәм Гульназ Измайловлар.

     ГХАТ идарәсе исеменнән яшь гаиләне матур бәйрәм белән котлыйбыз, мәхәббәт, шатлык, тигез гомер телибез!

2018 елның 11 августында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында, булачак яшь гаиләләр өчен, психолог белән чираттагы очрашу узды.

2018 елның 11 августында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында  Бойковлар гаиләсенең "көмеш" туйлары узды

11 август көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен традицион туй инструктажы узды.


10
август, 2018 ел
җомга

Велосипедта йөрүнең кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы булуы хакында табиблар гел искәртеп тора. Ике көпчәкле  бу уңайлы транспорт әйләнә-тирә мохиткә дә зыян салмый. Соңгы вакытта бездә дә велосипедта йөрүчеләр һаман күбрәк күзгә чалына. Велоярышка да олысы-кечесе чыккан иде. 
Иң олы яшьтәге велосипедчы Салих ага Насыйбуллинга (ул Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы) 78 яшь булса, иң бәләкәй спортчы Максим Солдатиков алты яшьтә иде. 

      Үзенчәлекле саннар тезмәсе булган көннәрдә  Чистай Никахлашу сараенда никахлашу тантанасына ихтияҗ зур. Әлеге фактка яшь парлар гына түгел, ә олырак  яшьтә никахлашучылар да игътибар итә. 2018 нче елның 8 нче августында да шулай булды. Шәһәрдә яшәүчеләр соравы буенча,  бу көндә никахны теркәү тантаналары оештырылды. Бүген дүрт пар никахларын теркәделәр.

 2018 елның 10 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде.

23 июль көнне Гайнетдиновлар Ленар Радиф улы һәм Рамилә Радик кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Ясминә исеме кушылды.

Югары Ослан муниципаль  районы Борнаш авыл җирлегендә  яшəүче ирле-хатынлы Якушевлар  гаилəсе Алексей  улы Анатолий  Алексей  кызы   Зоя һəм Лавониннар  гаилəсе Никанор  улы Виктор,  Михаил  кызы   Людмила   55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зɵбəрҗəт  туйларын билгелəп үттелəр. Бу гаилə 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлый.Бер- берсен  хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International