ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Аны  бу бәйрәме белән  Кайбыч башкарма комитеты  җитәкчесе Дания Бәдертдинова, ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина һәм Олы Кайбыч авыл советы җитәкчесе  Рәмис Сафин котлады. Мәүлиха Ботановага   Кайбыч муниципаль районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хаты тапшырылды. Килгән кунаклар юбилярга  ныклы сәламәтлек, туганнары һәм балалары янәшәсендә хөрмәттә озын гомер кичереп яшәвен теләделәр.

15 август көнне Яшьлек урамында урнашкан учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен киңәшмә узды


14
август, 2018 ел
сишәмбе

     2018 нче елның 14 нче августында Чистай  Никахлашу сараенда матур бәйрәм үткәрелде – Мирсәйҗановлар гаиләсендә “Көмеш туй”.

     Нәкъ 25 ел элек Рөстәм Әнвәр улы белән Ландыш Гомәр кызы  гаилә кордылар һәм шул вакыттан бирле кайгыда да, шатлыкта да тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Көмеш юбилей - бер-береңә ихтирамны һәм мәхәббәтне саклау билгесе. Әлеге  бәйрәм көмеш дип атала, чөнки көмеш күңел чисталыгы символы булып тора.

Ветеренга Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Емельянов, Россия Президенты Путин исеменнән бүләкләр тапшырды.

Павел Николаевич Танайка  авылында туып үскән. Гомер буе машинист, слесарь булып эшләгән. 50 елдан артык хезмәт стажы бар.

  2018 елның 14 август көнендә Арча районы  Шушмабаш авыл җирлегендә кунаклар булды. Мөдәрис һәм Фоадия Хәйруллиннар гаилә коруларына 50 ел булу уңаеннан туй көннәрен искә алдылар.  “Кияү белән кәләшне” шулай ук Шушмабаш авыл җирлеге җитәкчесе Сагитов В.В. котлап бүләкләр тапшырды. 

  Бүген Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында яшәүче Иванова Александра Иван кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгели. Аны юбилее белән башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Фирдүс Ахметов котлады.  Ул  Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын укып китте һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

2018 елның 14 нче августында “Татарстан Республикасы социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү, халыкка социаль хезмәт күрсәтү министырлыгы «Шәфкатьлелек» үзәгендә” Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече, Татарстан Республикасы атказанган социаль яклау министырлыгы хезмәткәре Галина Кузнецова  белән очрашу узды.


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 13 нче августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының  ЗАГС бүлегендә  Сәгъдетдиновлар гаиләсендә игезәкләр тууын теркәделәр.

 Бәхетле әти күптән көтелгән Ләйсән һәм Наилә исемле кызлары туу шатлыгы белән уртаклашты.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  100 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни  Нуриев Айзат Хатип улы  хәм  әнисе-  Нуриева Альбина Илис кызы  өченче балалары - улларына   Булат  исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

Җәйнең иң якты, иң стилле пары 2018 нче елның 11 августында теркәлде. Максим һәм Вероника туй көннәрен һәр детальгә кадәр уйлаганнар.

“Тельняшкалы” регистрациянең сәбәбе -  армия рәтләреннән кайткан Максимның ватанпәрвәрлеге генә түгел, шулай ук туй көнен гадәти булмаган, истә калырлык итеп үткәрү теләге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International