Алтын туй

2018 елның 14 августы, сишәмбе

  2018 елның 14 август көнендә Арча районы  Шушмабаш авыл җирлегендә кунаклар булды. Мөдәрис һәм Фоадия Хәйруллиннар гаилә коруларына 50 ел булу уңаеннан туй көннәрен искә алдылар.  “Кияү белән кәләшне” шулай ук Шушмабаш авыл җирлеге җитәкчесе Сагитов В.В. котлап бүләкләр тапшырды. 

   Илле ел бергә тату гомер кичергән юбилярлар  балаларының үзләренә булган ихтирамына сөенеп туя алмаса, балалары гайләдә туганлык җепләренең ныклыгын саклап торучы әти-әниләренең исәнлекләренә шөкер итеп яшиләр.

  Хәйруллиннар гаиләсенә исәнлек-саулык, тыныч көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International