2018 нче елның 13 нче августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Сәгъдетдиновлар гаиләсендә игезәкләр тууын теркәделәр.
Бәхетле әти күптән көтелгән Ләйсән һәм Наилә исемле кызлары туу шатлыгы белән уртаклашты.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы туу турындагы таныклык белән бергә бүләкләр һәм котлау открыткасы тапшырды. Шулай ук балаларның нык һәм тату гаиләдә, әти-әниләренең үзара яхшы мөнәсәбәтләрен күреп үсүләрен теләде.