Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 100 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  100 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни  Нуриев Айзат Хатип улы  хәм  әнисе-  Нуриева Альбина Илис кызы  өченче балалары - улларына   Булат  исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International