Бүген Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында яшәүче Иванова Александра Иван кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгели. Аны юбилее белән башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Фирдүс Ахметов котлады. Ул Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын укып китте һәм истәлекле бүләк тапшырды.