Җиһанга аваз салган һәр сабыйга сөенеп, аның турында бөтен ил кайгырта. Азнакай районында да бәхетле әти-әниләрне тантаналы рәвештә котлаулар дөвам итэ. Менә бу юлы да район больницасы балалар тудыру бүлегендә әһәмиятле вакыйга: 2018 елның 8 август көнендә туган Ясминәне тантаналы рәвештә чыгару оештырылды. Азнакай муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана баланың ата-анасына, Ильяс белән Юляга “Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән “Котлау хаты” тапшырды. Аның котлауларына башка килгән туган-тумачалар да кушылды.