2018 елның 27 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миннеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Балык Бистәсе муниципаль районыннан Куприяновлар гаиләсе катнашты. Куприяновлар гаиләсе – куп балалы гаилә. Алар өч кыз устерәләр. Бу гаилəдə һəрвакыт тынычлык. Алар бер-берсен аңлап,яратып, бер-берсенə риза булып яшилəр.
Яңа елны каршы алганда ниндидер тылсым булуына балачактагыдай ышанасың, шул тылсымны көтәсең. 1987нче елның 10нчы гыйнвар көнендә шушы тылсым үз көчен куллана да - ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты янып китә.
Шәһәрнең Гренада паркындагы үзәк чыршы янында була бу тәүге очрашу. Афганистанда хезмәт итеп кайткан Рифак ике дусты белән шәһәр чыршысын карарга килгән була. Ерактан өч чибәр кызны күреп алып шунда ук тәвәкәлләп, яннарына барып танышырга булалар. Рифак кызларның берсе янына килеп: «Исемең ничек?» - дип сорый. Кыз: «Любовь», дип үзе белән таныштыра. Егет ышанмый һәм дөресен әйтергә куша. Кыз аптырап калмыйча: «Мин – Лилия», ди. Шулай итеп, Любовь вакытлыча Лилиягә әйләнә. Рифак Лилиягә яисә Любовька ныграк тәэсир калдырыйм дип, шул ук кичтә яшьләрне «Батыр» кинотеатрына «Кин-дза-дза» киносына чакыра. Яңа мәхәббәт тарихы шулай башланып та китә.
2018 нче елнын 27 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы исеменнән Кремльдә республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү мәҗлесесе булды. Саба муниципаль районыннан күп балалы Ахметовлар гаиләсе элеге мәҗлескә чакырулы иде. Райнур һәм Гөлфия Ахметовлар 4 бала үстерәләр. Райнур Гыйльфан улы 2015 нче елдан “Ахметов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Аның купсанлы бүләкләре намуслы хезмәт нәтиҗәсе.
2018 елның 27 августында, Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Минниханованың кабул итү мәҗлесе уздырыла .
Республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше белән үткәрелгән тантаналы кабул итү чарасында Михайловлар гаиләсе Аксубай районын лаеклы итеп тәкъдим иттеләр. Андрей Юлианович һәм Алинә Андронниковна – күпьеллык стажы булган педагоглар. Аларны зур ышаныч белән «Ходай тәгаләдән укытучы” дип атарга була. Алар үз балаларына һәм бер буынга гына түгел дус, өмет һәм таяныч булып торалар.
Бүген, 27 августта, Татар Мулла авылында яшәүче Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән оештырылган кабул итүдә катнашалар. Республика көне алдыннан Казанда үрнәк гаиләләрне кабул итү мәҗлесе үткәрү матур традициягә әйләнде. Бүген үткән бу тантанада районыбызның иң күркәм парларыннан берсе Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар катнашты.
27 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты исеменнəн Рөстәм Миңнеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль районың Югары Ослан авылыннан Карасевларлар гаиләсе Владимир улы Александр һәм Николай кызы Юлия катнаштылар. Бу матур,үрнәк гаилә бик бәхетле,алар райондашлары, авылдашлары арасында зур ихтирам казаналар, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары өчен алар шатлык,ышаныч һәм терәк. Бу гаилəдə һəрвакыт тынычлык. Алар бер-берсен аңлап,яратып бик бәхетле яшилəр.
27 августта Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Төхбәтуллинар гаиләсе яклады.
Төхбәтуллинар гаиләсе никахта 16 ел бәхетле яши һәм өч балигъ булмаган бала тәрбияли.
27 нче август көнне Казан кремлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы узды. Бәйрәмдә республикабызның шәһәр-районнарыннан барлыгы 50 гаилә катнашты.
27 август көнне Әтнә районыннан Галиәхмәтов Илнар Илдар улы һәм Галиәхмәтова Илсөяр Камил кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Галиәхмәтовлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек. Илнар Илдар улы Әтнә районы “Күшәр” күмәк хуҗалыгында җитәкче булып эшли. Илсөяр Камил кызы шәхси эшмәкәр. Галиәхмәтовлар өч искиткеч бала тәрбияләп үстерәләр. Илнар Илдар улы белән Илсөяр Камил кызы барлык район халкына да үрнәк булып торалар.